Шәүкәт Биктимеров — артист |
|
|
|
Monday, 28 October 2013 | Hits : 11820 |
|
Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров — татар артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры.
Ул 1928 елның 28 октябрендә Татарстанның Саба районы Мәңгәр авылында туа. Җидееллык мәктәпне бетергәч, колхозда эшләп ала. 1945 елда Шәүкәт Биктимеров Казанга килеп театр училищесына укырга керә һәм 1949 елда бетерә, шул ук елны Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли башлый.
Шәүкәт Биктимиров йөздән артык төрле характердагы рольләрне зур осталык белән уйнап башкара, ләкин аны тамашачылар Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәрендәге Әлмәндәр образында күргәч, актерны шул образ белән тәңгәлләштерә башлыйлар, бу инде артистның югары дәрәҗәдә талантлы итеп геройны тулаем ача белүгә бәйледер. Шул легендар роль өчен Шәүкәт Биктимеров Станиславский исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. |
Back
|